«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар тапшыру тәмамланырга ун көн генә кала. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы инициативаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Катнашуның төп шарты – гамәлгә ашырылган проектлар яки идеяләр булу. Әгәр дә сез табигатьне саклауга үз өлешегезне керткәнсез икән, бу хакта безгә һичшиксез сөйләгез һәм елның ЭКОколидеры булу мөмкинлеген алачаксыз!
Заявкаларны предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, педагоглар, журналистлар, блогерлар һәм битараф булмаган барлык гражданнар бирә ала. Моның өчен үз эшләреңне Eco.pros@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә яки аларны шәхсән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына түбәндәге адрес буенча алып килергә кирәк: Казан ш., Павлюхин ур., 75 й., каб. 108.
Конкурс турында барлык нечкәлекләрне, шулай ук номинацияләр турында мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы инде декабрьдә узачак.
Үз казанышларыгызны белдерү һәм табигатьне саклауга өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!