Бөгелмәдә җирләрне бозу факты буенча җинаять эше кузгатылды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

«Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агуы турында без бу елның сентябрендә язган идек. Ул вакытта Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә 556 кв. м мәйданда туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару фактын ачыклаганнар иде. Алынган пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча экологлар хлоридлар һәм сульфатлар нормаларының 10 тапкыр артуын ачыкладылар. Табигатькә китерелгән зыян 2,7 млн.сум дип бәяләнгән иде.

РФ Җинаять кодексының 254 ст. 1 өлешендә каралган җинаять эше эчтәлеге билгеләре булуны исәпкә алып, Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге тарафыннан  җинаять эше кузгату турында карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International