Ел башыннан ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә килгән 8352 мөрәҗәгатьнең 7483ен карап чыктылар һәм хәл иттеләр.
3772 хәбәр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша кабул ителгән, 3107 - Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша. «Халык контроле» системасында 1296 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 177 мөрәҗәгать килгән.
Республика халкы еш кына чүплекләрдән һәм чүп-чарны вакытында чыгармаудан зарлана - 5329 хәбәр. 1204 мөрәҗәгать атмосфера һавасының сыйфатына һәм 908 мөрәҗәгать суның сыйфатына бәйле.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;
- «Цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсе»: https://eco.tatarstan.ru/;
- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.