Экология министры Александр Шадриков Нурлат районында яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Нурлатның «Сәләт» сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды. 

Тантанада экология министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.

Александр Шадриков Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды һәм барысына да тынычлык, иминлек һәм игелек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International