Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, “хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексы сынауларын узды. (Кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, биек һәм түбән аратага тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү, гер күтәрү, гимнастика эскәмиясендә һәм идәндә алга бөгелү, йөзү, пневматик винтовкадан ату буенча.)
Министрлыкның матбугат хезмәте