Фәрит Габделганиев: «Тарихта беренче тапкыр территорияләрне чистарту акцияләрендә миллионнан артык кеше катнашты»

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады.

1 апрельдән 31 майга кадәр уздырылган санитар-экологик икеайлык барышында 1817 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның 1689ы (93%ы) бетерелгән. Югары ачыклану кимәленең сәбәпләре:

– муниципаль берәмлекләрнең активлыгы;

– ачыклауда ярдәм өчен гражданнарга акча түләнү;

– “Инспекторның автоматик эш урыны” мобиль кушымтасын иңдерү. Ул теге я бу чүплекне “Татарстанның экологик картасына” онлайн режимда  кертергә мөмкинлек бирә. (Геопозиция билгеләнә, картага бозуның фотосы да салына, бу исә инспекторның эшен җиңеләйтә һәм бетерү чараларын тиз арада күрергә булыша.)

Икеайлык чорында бозуларның 15 процентын 160 җәмәгать инспекторы ачыклаган, һәр алтынчы материалны да шулар төзегән.

Министр фикеренчә, территорияләрнең санитар-экологик торышына контрольнең иң нәтиҗәле алымы булып вертолеттан күзәтү тора. Бу эштә, экологлардан тыш, башкарма комитет җитәкчеләре дә катнашкан. Шундый юл белән 620 рөхсәтсез чүплек ачыкланган. Кыен керешле җирләрне квадракоптер белән күзәтү дә уңай нәтиҗә биргән. Тимер юл буйларын комиссион күзәтү оештырылган. Зур чүплекләрнең азаюы, шул ук вакытта 1 кв.м.дан кечерәк өемнәрнең артуы ачыкланган (өчтән бере шундый). Чүплекләрнең күбесе чүп-чар җыеп озату оештырылмаган авыл җирләрендә. Икеайлык эчендә Балык Бистәсе, Саба, Спас, Теләче, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Азнакай, Ютазы, Буа, Норлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Арча, Балтач, Кайбыч һәм Актаныш районнарында чүплекләр 100% бетерелгән. (Былтыр исә андый районнар алтау гына булган.) “Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсы да тәртип салуга бик ярдәм иткән, ярыш рухы иңдергән. Конкурс ачыкланган һәм бетерелгән чүплекләр саны һәм мәйданы, ачыкланган бозулар һәм төзелгән беркетмәләр саны, җыелган макулатура, полиэтилен савытлар саны, чараларда катнашучылар саны, төзекләндерелгән су саклау зоналары кебек критерийларны бәяләгән. Шулай ук “Эко-мәктәп”, “Эко-гаилә”, “Эко-предприятие”, “Эко-ВУЗ/СУЗ” конкурслары үткәрелгән. Татарстанның иң яхшы эко-гаиләсен Кырым пансионатына сәфәр көтә.

Иң яхшы шәһәр округлары – Казан һәм Чаллы. Иң яхшы муниципаль берәмлекләр – Әлмәт, Түбән Кама, Югары Ослан районнары.

Министрлык тарихында беренче тапкыр территория чистарту өмәләрендә һәм бүтән чараларда 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Быелгы биш ай эчендә “Мәктәп эко-пат­руле” кушымтасы аркылы 2987 хәбәр кергән, бу былтыргы шул ук чордагыдан 4 тапкыр күбрәк. Хәбәрләрнең 96%ы икеайлык чорында кергән. Икеайлык йомгаклары буенча 27нче гимназия укучысы Динә Галиева беренче урында, ул 168 чүплекне ачыклаган. “Мәктәп эко-патруле” конкурсына йомгак сентябрьдә ясалачак. Каникул вакытында балалар рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау эшен дәвам итә ала.

Экологик җәмәгать оешмаларына, яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәтенә, “Сәләт” хәрәкәтенә, Рус географик җәмгыятенә таянып территория җыештырулар, эколо­гик дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар, социаль челтәрләрдә конкурслар үткәрелгән. Бу эшләр икеайлыкта гына түгел, ел буе алып барылачак. Алдагы шимбәдә – Сулыкларны чистарту көнендә үк инде #ЭКОҗәй һәм #ЭКОҗәй2016 акциясе башлана. Төп тырышлык су саклау зоналарын һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны чистартуга юнәлтеләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International