Ульяновскида Россия субъектларының табигать саклау эшчәнлеге тикшерелде

2016 елның 3 июне, җомга

Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә, Эколог көненә бәйләп традиция буенча, территорияләрне тотрыклы үстерү, Россия субъектлары кимәлендә табигать саклау систе­масын төзү, халык игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, экология өлкәсендә җәмәгать эшчәнлеген көчәйтү максатыннан, Идел буе экология атнасы үткәрелә. Аның быелгы алтынчысы Ульяновскида уздырыла. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән җыелган, Мәскәүдән, Германиядән килгән кунаклар катнаша.

Экология атнасы кысаларында бүген Россия Федерациясе субъектларының һәм Идел буе регионнарының табигать саклау эшчәнлеге тикшерелде.

“Ульяновск өлкәсе белән Татарстанны Россиянең төп су артериясе – Идел елгасы бәйли. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының, су тарма­гында эшләүче галим һәм белгечләрнең эшчәнлеген берләштерергә кирәк”, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International