«Эколятлар – яшь табигать саклаучылар» бәйрәме

2016 елның 3 июне, җомга

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә “Эколятлар – яшь табигать саклаучылар” бәйрәме үткәрелде. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да катнашты.

Бәйрәмдә балалар һәм ата-аналар өчен оригами мастер-классы, үзенчәлекле экологик флеш-моб, табигый материаллардан “Эко-ферма” күргәзмәсе оештырылды, Шәһәр балалар экология-биология үзәгенең “Радуга” экологик театры артистлары, Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Яшел Үзән районы Красноярск урта мәктәбендә, Осиново лицеенда, Югары Ослан урта мәктәбендә, Буа районында укучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. Азакта “Яшел планета 2016” республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International