5 июнь, Бөтендөнья Әйләнә-тирәлек көнендә люминесцент лампалар һәм бәтәрәйләр җыю буенча “Керпене коткарыйк” акциясе үткәрелә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигать тарихы музее

2016 елның 4 июне, шимбә

5 июнь, Бөтендөнья Әйләнә-тирәлек көнендә люминесцент лампалар һәм бәтәрәйләр җыю буенча “Керпене коткарыйк” акциясе үткәрелә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигать тарихы музее алдында махсус савытлар куелачак. Бер килограммнан артык бәтәрәй китерүчеләргә музей истәлекле сувенир бүләк итә.

Акциянең “Керпене коткарыйк” дигән атамасы очраклы түгел, – бер ташландык бәтәрәй, авыр металлар чыгарып, бер керпе яшәрлек җирне пычрата. Бәтәрәйләрне шуңа күрә утильләштерергә кирәк тә.

Аннан тыш, музейда “Мавыктыргыч экология” дигән фәнни-популяр тамаша күрсәте­ләчәк, анда пластмасс савытларның һәм бәтәрәйләрнең нилектән куркынычлы булуы һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Чара 13.00дә башлана, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International