Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ЭКО-яз конкурсында һәм “Татарстанның экологик мирасы. Саклыйк һәм арттырыйк” бөтенроссия Экология олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.
Территорияләрне чистарту икеайлыгы кысаларында беренче тапкыр “ЭКО-яз 2016” конкурсы игълан ителгән иде, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырылды. Республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында “ЭКО-мәктәп” һәм “ЭКО-гаилә” номинацияләрендә иң яхшылар ачыкланды. Абсолют җиңүчеләр дип танылдылар:
– Минзәлә ш. 3нче урта мәктәбе. Аңа мультимедиа проекторы бүләк ителде;
– Яшел Үзәннән Федоровлар гаиләсе. Ул шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерүдә актив катнашкан, территорияләрне чистарту чаралары үткәргән, макулатура тапшырган. Бөтен гаилә өчен Кырымга ял юлламасы бирелде.
Бөтенроссия Экология олимпиадасында җиңүчеләр:
Команда җитәкчеләре:
“Татарстанның экологик мирасы. Саклыйк һәм арттырыйк” премиясен ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов нигезләгән. Максаты – талантлы яшьләрне үзаллы камилләшү, иҗади сәләтне үстерү һәм экология өлкәсендә фәнни эшчәнлек белән кызыксындыру. Аның лауреатлары:
Министрлыкның матбугат хезмәте