Аналитик контроль инспекциясендә «Ачык ишекләр көне»

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Максаты – хезмәткәрләр арасын­да тәҗрибә, идеяләр, белемнәр алмашу иде. Чарада “Шәһәр төзекләндерү” МУП, “Эгида плюс” ҖЧҖ, “Казан электр челтәрләре генерация компаниясе” ААҖ филиалы, “2нче Казан ТЭЦы генерация компаниясе” ААҖ филиалы, “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ПАҖ, “Параллакс” ҖЧҖ инженер-экологлары, санитар-инду­стриаль лаборатория башлыклары, җитәкчеләре катнашты. Лаборатория белгечләре делега­ция өчен индустриаль ташландыклар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләре буйлап экскурсия үткәрде, төрле анализ һәм тикшеренү алымнары турында сөйләде, аларны инспек­циянең техник җиһазлары, шул исәптән атмосфера һавасына контроль буенча күчмә экологик лаборатория белән таныштырды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International