ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “кайнар линиясенә” Лаеш районы Никольское авылы янында законсыз рәвештә төзелеш комы чыгарылу турында хәбәр кергән иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары шунда барып, лицен­зия яки бүтән рөхсәт документлары булмаган килеш карьердан трактор һәм КамАЗ ярдәмендә ком чыгарылуны

Бүген Казанның Елизавета Ласточкина исемендәге, I – II төр коррекция интернат-мәктәбендә, Республика Хәйрия советының 10-еллыгына багышлап, экологик агарту әңгәмәсе үткәрелде. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова алып барды һәм укучыларга министрлыкның экологик яшьләр хәрәкәтен үстерү эшчәнлеге, табигать саклау акцияләре һәм экологик агарту проектлары турында сөйләде. Шулай ук интернат-мәктәп укучылары арасында табигый материаллардан эшләнмәләр ясау конкурсын игълан итте. Ул конкурска йомгак 2017 елның март аенда ясалачак

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 1 ноябрьдә региональ хакимият органнары вәкилләре өчен парник газлары чыгару күләмен ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне куллану турында семинар үткәрә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Россия Федерациясе субъектларында парник газлары чыгаруны ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне РФ Хөкүмәтенең 02.04.2014 № 504-р  күрсәтмәсе белән расланган “2020 елга кадәр парник газлары чыгару күләмен 1990 елга карата 75%ка кадәр киметү чаралары планына” яраштырып Россия Табигать министрлыгы әзерләгән. Аларны куллану Россия субъектларында


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

­Ка­зан­да дүрт мәй­дан­да: Ба­ту­рин, Дзер­жинс­кий, Пав­лю­хин, Ип­под­ром урам­на­рын­да үт­кән эко­ло­гик ак­ция ба­ры­шын­да 5 тон­на­дан ар­тык ма­ку­ла­ту­ра җы­ел­ды. Ча­ра­ның йом­гак­ла­ры ту­рын­да эш­лек­ле дү­шәм­бе­дә Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры – ТКҖ ко­ми­те­ты рә­и­се Ис­кән­дәр Гый­ни­я­тул­лин

11 октябрьдә Ижовка авылы янында (Ижминводы санаторие төбәгендә) Кама суына өч мең сазан җибәрелә. Түбән Кама сусаклагычына балыклар җибәрү акциясен “Россиянең чиста елгалары” төркеме активистлары үткәрә. Алар бу эшне берничә ай элек башлаган. Майдан алып маймычлар алу өчен, төрле чаралар үткәреп һәм спонсор предприятиеләрне җәлеп итеп, 400 мең сум акча җыйганнар


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанда көзге өмә үткәрелде. Шәһәрне җыештыруда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, оешмалар һәм предприятиеләр, җәмәгать инспек­торлары, студентлар, мәктәп балалары, битараф булмаган халык катнашты. Полигоннарга 800 тоннадан артык чүп-чар озатылды.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Кырым республикасының Ялта шәһәрендә Федераль экологик советның “Экологик мониторинг системасын үстерүнең төп юнәлешләре” дигән VI күчмә утырышы үткәрелде. Утырышта Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Морат Кәри­мов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Табигать министрлыгы, региональ табигать саклау тармак­лары, Росгидромет вәкилләре катнашты.

“Татарстан Республикасында инструменталь

Үз алларына табигать саклау бурычларын куйган иң экологик  предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, журналистлар “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” еллык кон­курсларында катнашырга чакырыла. Материаллар 2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрь аенда ясалачак. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үз территориясендә маку­латура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю оештырды. Шундый ук чаралар Идел буе районында да үткәрелде. Казанлылар макулатура гына түгел, чүпрәк, полиэтилен, пластик савытлар һ.б. да тапшырды. Барлык җыелган нәрсәләр икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, VI Яшь Татарстан гражданнары форумы кысаларында, “Экологик тәрбия” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Тәбрик сүзе белән Министрлыкның информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Инесса Яруллина чыгыш ясады. “Бүгенге көндә министрлыкның экологик агарту эшләре иң кечкенә балаларны да, вуз һәм ссуз студентларын да иңли, – диде ул. – Алар өчен уенлы чаралар, әкият, музыка һәм театр тамашалары оештырыла, хезмәт десантлары, флешмоблар, класс сәгатьләре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International