Кырым республикасының Ялта шәһәрендә Федераль экологик советның “Экологик мониторинг системасын үстерүнең төп юнәлешләре” дигән VI күчмә утырышы үткәрелде. Утырышта Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Морат Кәримов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Табигать министрлыгы, региональ табигать саклау тармаклары, Росгидромет вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасында инструменталь һәм исәп-хисап экологик мониторингы системаларын төзү турындагы” доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. – Татарстанның әйләнә-тирәлеген күзәтүнең территориаль системасы 8 заманча стационар эко-аналитик лабораториядән, 16 атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясеннән, 6 күчмә экологик лабораториядән, “Фламинго” экологик анализ һәм патруль судносыннан, 3 катердан тора. Атмосфера һавасын күзәтүләр республикада 123 ноктада башкарыла, елына 2 миллионнан артык анализ ясала, контроль автоматик режимда өзлексез алып барыла. Өске суларның торышына 37 су объектындагы 71 пунктта даими контроль ясала. Шулай ук 60 су объектындагы 132 юынты сулар агызу ноктасына күзәтчелек ителә. Ел эчендә 39 мең су пробасы анализлана.
Хәзерге вакытта Татарстан Экология министрлыгы су объектларына су кулланучылардан су куллану документлары шартларын үтәү турындагы хисаплар белән керә торган локаль мониторинг белешмәләрен берләштерү мәсьәләсен өйрәнә. Өске суларның пычрануына оператив контроль ясау өчен “Фламинго” патруль һәм эко-аналитик контроль судносы кулланыла. Анда урнаштырылган җиһазлар өске суларның сыйфатына гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләр буенча контроль ясарга, эколокация кулланып су төбен һәм су катламын капшарга, юынты сулар агызуның төгәл урынын билгеләргә, арытаба стационар лабораториядә анализлау өчен су һәм төпке утырымнар пробалары алырга мөмкинлек бирә. Төрле чыганаклардан алынган мониторинг белешмәләре “Татарстанның экологик картасы” геоинформатик системасына туплана. Бу исә экологик хәлне начарайтучы факторларны комплекслы ачыкларга һәм бәяләргә булыша. “Татарстанның экологик картасы”ның бер төп бурычы булып әйләнә-тирәлекнең сыйфаты турындагы белешмәләрне визуализацияләү һәм күзәтчелек эшләрендә турыдан-туры куллану тора. Картада хисаплар һәм графиклар рәвешендә төрле тирәлекләргә күзәтчелек йомгаклары турында белешмәләр чагыла.
Экология министры әйләнә-тирәлеккә күзәтчелекнең территориаль системасын арытаба үстерү кысаларындагы 2017 елгы өстенлекле бурычларны да атап үтте. Мәсәлән – 2018 елда Бөтендөнья футбол чемпионатын әзерләп үткәрү чорында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен берничә өстәмә АСКЗА сатып алып урнаштыру. АСКЗА урнаштыру Казанның зур территориясен атмосфера һавасы сыйфатына тәүлек буе өзлексез контроль белән капларга мөмкинлек бирә. Шулай ук әйләнә-тирәлектәге химик кушылмаларны таныклау буенча “Хроматэк-Кристалл 5000” хроматографы базасындагы аппарат-программа комплексы сатып алынган.
Утырышта катнашучылар шулай ук экологик мониторинг системасын үстерү перспективаларын, дәүләти экологик күзәтчелек фондын төзү концепциясен, автоматик эко-күзәтчелек системасын иңдерү һәм куллануга техник таләпләрне регламентлаучы норматив-методик базаны камилләштерү мәсьәләләрен тикшерде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте