11 октябрьдә Ижовка авылы янында (Ижминводы санаторие төбәгендә) Кама суына өч мең сазан җибәрелә. Түбән Кама сусаклагычына балыклар җибәрү акциясен “Россиянең чиста елгалары” төркеме активистлары үткәрә. Алар бу эшне берничә ай элек башлаган. Майдан алып маймычлар алу өчен, төрле чаралар үткәреп һәм спонсор предприятиеләрне җәлеп итеп, 400 мең сум акча җыйганнар. Сазан маймычларын сатып алырга Казан ихтиологлары киңәш иткән. Чөнки ул балык су температурасы сикерешләренә чыдамрак, безнең шартларда яхшы үрчи. Өч мең маймыч Кайбыч балык хуҗалыгыннан сатып алынган. Аларны җибәрү урынын һәм маймычлар санын һөнәри экологлар күрсәткән. – Бу турыда экологик хәрәкәттә катнашучы Анна Щекотов белдерде.
Җыелган чараларның тагын бер өлешен активистлар шул ук максатларда соңрак кулланачак. Алабуга районындагы Лекарево буасына балык җибәрү күздә тотыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте