Яшь Татарстан гражданнары форумында катнашучылар Экология министрлыгында түгәрәк өстәл үткәрде

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, VI Яшь Татарстан гражданнары форумы кысаларында, “Экологик тәрбия” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Тәбрик сүзе белән Министрлыкның информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Инесса Яруллина чыгыш ясады. “Бүгенге көндә министрлыкның экологик агарту эшләре иң кечкенә балаларны да, вуз һәм ссуз студентларын да иңли, – диде ул. – Алар өчен уенлы чаралар, әкият, музыка һәм театр тамашалары оештырыла, хезмәт десантлары, флешмоблар, класс сәгатьләре, экологик дәресләр үткәрелә. Мәктәп балалары өчен Министрлык “Мәктәп экопатруле” проектын уңышлы тормышка ашыра. Олыраклар – сту­дентлар иҗтимагый экологик оешмаларда волонтер, министрлыкта җәмәгать инспекторы булып китә ала.”

Экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин исә Министрлыкның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәме турында сөйләде.

Секция кысаларында балалар үзләренең икенчел чималдан эшләнмәләр ясау, халыкка экологик акцияләр турында хәбәр итү, Аккош күлен төзекләндерү буенча экологик проектларын тәкъдим итте.

Яшь Татарстан гражданнары форумы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын үстерүне, балалар оешмаларына ярдәм механизмнарын ныгыту һәм камилләштерүне, җәмәгать һәм дәүләт игътибарын балалар һәм яшьләр проблемаларына юнәлтүне максат итә. Форумда 200 кеше – муниципаль берәмлекләрдәге балалар оешмалары активистлары, лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша. Эш төп 10 секция: “Үсмерләрнең культурасы һәм иҗади үсеше”, “Сау яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризмы”, “Эшмәкәрлектә беренче адым­нар”, “Балаларның хәбәр тарату чаралары”, “Экология тәрбия”, “Патриотик тәрбия, яшь буында гражданлык формалаштыру һәм аның милли үзенчәлеген саклау”, “Балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау”, “Социаль яклау һәм иреклеләр эшчәнлеге”, “Мәгариф һәм фән”, “Балалар хәрәкәтен үстерү” секцияләре буенча оештырылган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International