Интернат-мәктәптә экологик очрашу

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Казанның Елизавета Ласточкина исемендәге, I – II төр коррекция интернат-мәктәбендә, Республика Хәйрия советының 10-еллыгына багышлап, экологик агарту әңгәмәсе үткәрелде. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова алып барды һәм укучыларга министрлыкның экологик яшьләр хәрәкәтен үстерү эшчәнлеге, табигать саклау акцияләре һәм экологик агарту проектлары турында сөйләде. Шулай ук интернат-мәктәп укучылары арасында табигый материаллардан эшләнмәләр ясау конкурсын игълан итте. Ул конкурска йомгак 2017 елның март аенда ясалачак.

Бу интернат-мәктәптә укучылар Экология министрлыгы үткәрә торган чараларда актив катнаша. Мәсәлән, “Сыерчыклар кайтты” акциясендә шактый гына үз эшләрен күрсәтеп, ел саен җиңеп чыгалар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International