Россия Табигать министрлыгы региональ хакимиятләр өчен парник газлары чыгаруны инвентарлау методикасы буенча семинар үткәрәчәк

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 1 ноябрьдә региональ хакимият органнары вәкилләре өчен парник газлары чыгару күләмен ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне куллану турында семинар үткәрә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Россия Федерациясе субъектларында парник газлары чыгаруны ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне РФ Хөкүмәтенең 02.04.2014 № 504-р  күрсәтмәсе белән расланган “2020 елга кадәр парник газлары чыгару күләмен 1990 елга карата 75%ка кадәр киметү чаралары планына” яраштырып Россия Табигать министрлыгы әзерләгән. Аларны куллану Россия субъектларында парник газлары чыгару күләмен билгеләргә, аны чикләү һәм киметү политикасын һәм чараларын башкарырга, ул эшләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Региональ инвентарлау нәтиҗәләре исә федераль башкарма хакимият органнарын белешмәләр белән тәэмин итәчәк һәм 2020 елга кадәрге, арытаба 2030-2050 елларга кадәрге озайлы максатларны формалаштыру өчен нигез булып торачак, РФ Президентының 30.09.2013 № 752 указы билгеләгәнчә Россиядә парник газлары чыгару күләмен киметү максатындагы эшләрнең барышын күрсәтәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International