Экология министрлыгы «ЭКОлидер», «Кеше һәм табигать» еллык конкурсларын игълан итте

2016 елның 7 октябре, җомга

Үз алларына табигать саклау бурычларын куйган иң экологик  предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, журналистлар “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” еллык кон­курсларында катнашырга чакырыла. Материаллар 2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрь аенда ясалачак. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрне таби­гать саклау эшчәнлеге белән кызыксындыру максатларында үткәрелә. Тулырак белеш­мә­ләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә. Юнәлт­мә: http://eco.tatarstan.ru/rus/2016.htm.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International