Законсыз карьер казу туктатылды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “кайнар линиясенә” Лаеш районы Никольское авылы янында законсыз рәвештә төзелеш комы чыгарылу турында хәбәр кергән иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары шунда барып, лицен­зия яки бүтән рөхсәт документлары булмаган килеш карьердан трактор һәм КамАЗ ярдәмендә ком чыгарылуны раслады. РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше – җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен 1 миллион сумга кадәр штраф каралган. Хәзерге вакытта Экология министрлыгы салынган зыянның күләмен исәпли. Материаллар җинаять эше кузгату өчен хокук саклау органнарына җибәреләчәк.

Карьерларны законсыз казу фактлары турында (843)267-68-67 “кайнар линия” телефо­ны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша “Халык контроле” системасына җибәрергә мөмкин. Укучы балалар өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото-видеофиксацияле оператив белешмәләр бирүче гражданнарга акча түләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International