Бүген Казанда көзге өмә үткәрелде. Шәһәрне җыештыруда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, оешмалар һәм предприятиеләр, җәмәгать инспекторлары, студентлар, мәктәп балалары, битараф булмаган халык катнашты. Полигоннарга 800 тоннадан артык чүп-чар озатылды.
Аңарчы территорияләрне җыештыру Казанның Совет, Авиатөзүчеләр, Яңа Савино районнарында да үткәрелгән иде. Бу декадада көзге өмәләр, традиция буенча, Татарстанның барлык төбәкләрендә оештырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте