Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үз территориясендә макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю оештырды. Шундый ук чаралар Идел буе районында да үткәрелде. Казанлылар макулатура гына түгел, чүпрәк, полиэтилен, пластик савытлар һ.б. да тапшырды. Барлык җыелган нәрсәләр икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.
Билгеле булганча хәзер Казанда икенчел чимал җыю буенча дүрт нокта даими эшли: Мусин һәм Чуйков урамнары чатында, Энергетиклар, Мәүлетов һәм Фучик урамнарында. Бер килограмм катыргы өчен 4 сум, бер кг макулатура өчен 3 сум, бер кг ПЭТ-шешәләр өчен 12 сум, бер кг алюмин банкалар өчен 35 сум түләнә.
Икенчел чимал җыю буенча шундый ук акцияләр кичә Казан башкарма комитеты парковкасында, ТКХ парковкасында да үткәрелде. 4 тоннадан артык макулатура җыелды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте