1-7 сыйныф укучыларының VIII ачык шәһәр экологик форумы “ЗИЛАНТЁНОК” (“Яшь зилант”) Татарстан Республикасында су ресурсларын саклау мәсьәләләренә багышланган. Ул үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүдә системалы якын килүне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән озак сроклы “Зилант” ачык экологик проекты кысаларында үткәрелә. Нәтиҗәләрне 8 апрельдә Балалар экология-биология шәһәр үзәгендә, Казан шәһәре Совет районының 126нчы гимназиясендә ясаячаклар, әмма укучылар инде бүгеннән актив әзерлекне башларга тиеш. Форум эше түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казансу елгасына ташландык сулар агып чыгуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекция белгечләре белән берлектә су пробалары алды. Административ тикшерү кузгатылды, аның барышында ташландык суларның чыганагы һәм агып чыгу сәбәпләре ачыкланачак. Агып чыккан су пробасында химик матдәләр тупланышының рөхсәт ителгәннән артуы ачыкланган
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2017 ел (2016 хисап елы өчен) декларация кампаниясе барышында үзеңнең, ирең (хатының) һәм балигъ булмаган яшьтәге балаңның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыру мәсьәләләре буенча гамәли занятие узды. Аны ришвәтчелек һәм башка хокук
Түбән Кама районының Балалар экология-биология үзәге Татарстан мәктәпләре укучыларын “Табигать һәм без” V Республика экологик фестивалендә катнашырга чакыра. Фестиваль программасында:
2017 елның 15нче апреленнән 19ына кадәр Мәскәүдә Юниорларның Россия илкүләм су конкурсы-2017 финалы була. Табигый һәм социаль фәннәр өлкәсендәге проектлары белән югары сыйныф укучылары катнаша ала. Стандарт һәм инновацион фәнни-тикшеренү методикаларын һәм экспериментлар, мониторинг уздыру методологияләрен куллану һәм нәтиҗәләрне тәкъдим итү зарури таләп булып тора.
“Идел” (“Волга”) яшьләр үзәгендә “Татарстан иреклеләре” белем бирү программасы уза, анда республиканың 35 районыннан 100 ирекле катнаша. Бу программа кысаларында катнашучылар “яшел ГТО” экологик проекты белән таныштылар. Яшьләр экология өлкәсендә белемнәр алдылар, шулай ук экологик ГТО нормаларын тапшырдылар. Чара ике этапта узды: тест өлеше һәм интерактив өлеш. Тест өлеше үз эченә ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт, чүпне аерым җыю, социаль реклама
Бүген Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 2016 елдагы эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идел аръягы ТИ белгечләре Баулы, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш районнарында экологик күзәтчелек алып бара. Башкарылган эшләр турында идарә башлыгы Николай Васин сөйләде. 2016 елда 339 тикшерү
Россиядә Экология елында «Чаваш вармане» милли паркы барлык теләүчеләрне «Вдохновение нараспашку» иҗади конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс программасы түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
Азнакайның “Алтын балык” һәм “Чишмәкәй” балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр “Табигать – безнең йорт” темасына ЭКОзанятиедә катнаштылар. Дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева үткәрде. “Интерактив занятие – балаларда экологик культура тәрбияләүнең иң нәтиҗәле чараларыннан
Екатеринбургта 8 - 10нчы февральдә “Җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары” XI Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе булачак. Мероприятиене Тау эшләре институты үткәрә. Конференция җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә алдынгы технологияләр булдыру өчен фәнара диалогка чакыруга, шулай ук яшь галимнәрнең, аспирантлар һәм студентларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән.