Мәктәп укучыларының “Табигать һәм без” V Республика экологик фестивалендә катнашу өчен заявкалар кабул итү башланды.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама районының Балалар экология-биология үзәге Татарстан мәктәпләре укучыларын “Табигать һәм без” V Республика экологик фестивалендә катнашырга чакыра. Фестиваль программасында:

  1. ТР предприятиеләренең инновацион табигать саклау технологияләрен презентацияләү;
  2. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Юннат” фәнни-гамәли конфренциясенең 4 секциясе:

- “Хайваннарны һәм кошларны табигатьтә һәм шәһәрдә күзәтү”;

- “Хайваннарны өйдә һәм тере почмакларда күзәтү”;

- “Үсемлекләр белән тәҗрибәләр”;

- “Әни, әти һәм мин – экологик гаилә – табигать саклау буенча уртак эшчәнлек”.

3. Түбәндәге номинацияләр буенча“Табигать һәм без” Яшьләр фәнни-гамәли конференциясе:

- “Эзләнү эшләре”;

- “Табигать саклау проектлары”.

4. Читтән торып катнашу конкурслары һәм иҗади эшләр күргәзмәсе түбәндәге 5 номинация буенча:

- “Туктал, мизгел!” – кешеләр тарафыннан табигать саклау өчен ясалган объектларның фоторәсемнәре. Рәсемнәр янына кушымта итеп “Моны кеше бик яхшы уйлап тапкан һәм ясаган!” темасына эссе бирелә.

- “Экологик реклама” – экологик мәдәният элементлары рекламасы. Материал плакат (А3 форматында), экологик ролик (1-2 минут), постановкалы фоторәсем формасында тәкъдим ителә ала.

- “Мастерилка” – яраксызга әйләнгән материалдан эшләнгән әйберләр. Эш янына кушымта итеп, эшнең идеясе, башкару техникасы һәм кулланылган материаллар турында язылган кечкенә текст бирелә.

- “Фитодизайн” – табигый материаллар файдаланып башкарылган декоратив иҗади эшләр. Эшкә кушымта итеп, эшнең идеясе, башкару техникасы һәм кулланылган материаллар турында язылган кечкенә текст бирелә.

- “Яшел лампа” – әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән өлешләре өчен җәмәгатьчелекнең югары бәясенә лаек булырлык кешеләр турында текст материаллары.

5. Түбән Кама шәһәре һәм Татарстан Республикасы экологик хезмәтләре белгечләре белән Түгәрәк өстәл.

6. “Чын күңелдән” - ТРда әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән кешеләр белән тантаналы очрашу.

Республика экологик фестивале 2017 елның 26 февраленнән 21 мартына кадәр узачак. Катнашу өчен заявкалар 26 февральгә кадәр debc-nk@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 8(8555) 36-92-58

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International