Табигатьне саклау турында законнарны бозучылар табигатькә 7 миллион сумнан артыклык зыян китергәннәр. Идел аръягы территориаль идарәсендә 2016 ел йомгакларын ясадылар.

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Идел аръягы территориаль идарәсенең 2016 елдагы эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идел аръягы ТИ белгечләре Баулы, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш районнарында экологик күзәтчелек алып бара. Башкарылган эшләр турында идарә башлыгы Николай Васин сөйләде. 2016 елда 339 тикшерү үткәрелгән, 219 предприятие һәм объект тикшерелгән. Штрафлар суммасы 2,5 миллион сумнан артык. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 7 миллион сумнан артып китә. 4592 су анализы ясалган, 491 автомашинаның эшкәртеп чыгарган газларына токсинлылыкка һәм төтенлелеккә инструменталь тикшерү үткәрелгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләләрендә 2016 елда 118 рейд үткәрелгән, закон бозуның 121 очрагы ачыкланган, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту турында 64 карар чыгарылган. Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров региональ әһәмияттәге су объектларының яр буе полосаларын биләп алу фактларын булдырмау буенча эшне, җир асты байлыкларын законсыз файдаланучыларга карата күзәтү чараларын көчәйтергә, бөтен закон бозучыларны бозылган җирләргә рекультивация ясарга мәҗбүр итәргә кушты. Шулай ук ул быелдан башлап суда гомумтаралган файдалы казылмалар чыгара торган һәр йөзү җайланмасының ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратлары ярдәмендә Татарстан Республикасының бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылган булырга тиешлеген искәртте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International