“Идел” (“Волга”) яшьләр үзәгендә “Татарстан иреклеләре” белем бирү программасы уза, анда республиканың 35 районыннан 100 ирекле катнаша. Бу программа кысаларында катнашучылар “яшел ГТО” экологик проекты белән таныштылар. Яшьләр экология өлкәсендә белемнәр алдылар, шулай ук экологик ГТО нормаларын тапшырдылар. Чара ике этапта узды: тест өлеше һәм интерактив өлеш. Тест өлеше үз эченә ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт, чүпне аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм темалары буенча сорауларны ала. Интерактив өлештә 5 мәйданчык: “ЭкоЙорт”, “ЭкоМаркет”, “Чүпне аерым җыю”, “Яшел Татарстан”, “Калдыкларның үзлекләре” - аларда катнашучыларга үзләренең экологик фикерләвен күрсәтә белү кирәк булды. Традицион мәйданчыклардан тыш, “Экологик җаваплылык декларациясе” дигән документ проекты буенча фикер алышу булды, аның текстына кызыклы тәкъдимнәр кертелде.
Белем бирү программасы кысаларында шулай ук мастер класслар, интерактив занятиеләр уздырыла. Алар “иреклелек”нең төп төшенчәләре, волонтерлык эшенең нигезе белән, шулай ук регионара һәм республикада үткәрелә торган эре ирекле проектлар белән, “Җиңү волонтерлары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы региональ бүлеге эшчәнлеге белән таныштыруга юнәлтелгән. Чара волонтерларның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күтәрү максаты белән үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте