“Табигать – безнең йортыбыз”. Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологлар дәрес үткәрде.

2017 елның 3 феврале, җомга

Азнакайның “Алтын балык” һәм “Чишмәкәй” балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр “Табигать – безнең йорт” темасына ЭКОзанятиедә катнаштылар. Дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева үткәрде. “Интерактив занятие – балаларда экологик культура тәрбияләүнең иң нәтиҗәле чараларыннан берсе. Хәрәкәтле уеннар, әйләнә-тирә мохит темасына викториналар, театральләштерелгән тамашалар мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләргә табигать дөньясына якынаерга ярдәм итә. Шуңа күрә шундый кечкенә яшьтән үк балаларда экологик белемнәр системасын формалаштыру мөһим”, - диде Эльза Вәлиева. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр: сорауларга җавап бирделәр, экологик ситуацияләрне хәл иттеләр, “Планетаны бергәләп саклыйк” дигән ярышларда катнаштылар. Ык буе ТИ хезмәткәре билгеләп үткәнчә, экологик дәресләр һәм занятиеләрне даими үткәрү яхшы нәтиҗәләр бирә: балалар әйләнә-тирә мохит турында яхшы белемгә ия, үзләре тирәсендәге үсемлекләр һәм хайваннар турында күзаллыйлар, кешенең табигатькә тискәре йогынтысы турында мөстәкыйль фикер йөртә беләләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International