Екатеринбургта “Җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары” Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак.

2017 елның 3 феврале, җомга

Екатеринбургта 8 - 10нчы февральдә  “Җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары” XI Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе булачак. Мероприятиене Тау эшләре институты үткәрә. Конференция җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә алдынгы технологияләр булдыру өчен фәнара диалогка чакыруга, шулай ук яшь галимнәрнең, аспирантлар һәм студентларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән.

Конференция темалары:

  • Ачык, җир асты һәм катнаш геотехнология проблемалары
  • Карьерларның транспорт системасы һәм геотехника
  • Геофизика
  • Геоинформатика
  • Геомеханика һәм геодинамика
  • Җир асты байлыкларыннан файдалануның икътисадый һәм экологик проблемалары
  • Минерал чимал сыйфаты белән идарә итү
  • Тау токымнарының таркалуы
  • Техноген калдыкларны эшкәртү

Конференция кысаларында планлаштырыла:

  1. Яшь галимнәр өчен мәктәп
  • Җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фәнни лекцияләр
  • Инновацияләрне үстерү буенча лекцияләр
  1. Иң яхшы лекцияләр конкурсы

Конференциядә катнашучыларның мәкаләләре  тармакның челтәрдәге “Проблемы недропользования” фәнни басмасында басылачак. Басма Россия фәнни цитаталаштыру индексына (РИНЦ) кертелгән. Тулырак мәгълүмат РФ Роснедрның рәсми сайтында.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International