Экология министрлыгында керемнәр турында мәгълүматлар тутыру мәсьәләләре буенча гамәли занятие узды.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2017 ел (2016 хисап елы өчен) декларация кампаниясе барышында үзеңнең, ирең (хатының) һәм балигъ булмаган яшьтәге балаңның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыру мәсьәләләре буенча гамәли занятие узды. Аны ришвәтчелек һәм башка хокук бозулар профилактикасы буенча эш өчен җаваплы белгеч Гөлназ Аблеева үткәрде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  дәүләт гражданлык хезмәткәрләре өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының  методик рекомендацияләре игътибарга алынды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International