Юниорларның Россия илкүләм су конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 елның 15нче апреленнән 19ына кадәр Мәскәүдә Юниорларның Россия илкүләм су конкурсы-2017 финалы була. Табигый һәм социаль фәннәр өлкәсендәге проектлары белән югары сыйныф укучылары катнаша ала. Стандарт һәм инновацион фәнни-тикшеренү методикаларын һәм экспериментлар, мониторинг уздыру методологияләрен куллану һәм нәтиҗәләрне тәкъдим итү зарури таләп булып тора.

Юниорларның Россия илкүләм су конкурсы-2017 өч этапта үткәрелә:

  • Муниципаль;
  • Региональ (Татарстанда конкурсның оештыручысы булып ТР ФА

Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тора -http://ipen-anrt.ru/content/);

  • Гомумроссия.

Конкурс программасы түбәндәге номинацияләр буенча бара:

  • “Халыкара” (номинация җиңүчесе  Юниорларның Стокгольм су

конкурсында Россия Федерациясе исеменнән к        атнашачак);

  • “Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү”
  • “Иң яхшы инновацион проект”;
  •  “Идел елгасы бассейнында су ресурсларын саклау һәм торгызу”

профессор В.В.Найденко ис. номинация;

  • “Су һәм климат”;
  • “Су һәм дөнья”;
  • “Яшь педагог – проектның иң яхшы җитәкчесе”;
  • Илкүләм номинация комитеты рәисе номинациясе һәм призы;
  • “Диңгезләр һәм океаннар”;
  • “Иң яхшы педагог - проектның фәнни җитәкчесе”;
  • “Су ресурсларын саклау һәм торгызу проектын башкарганда, космик

мониторинглау алымнарын файдаланган өчен”;

  • Су ресурслары федераль агентлыгы номинациясе һәм призы;
  • “Су һәм атом”;
  • “Су ресурсларын саклау һәм торгызу тармагында проектны гамәлгә

ашыруның икътисадый нәиҗәлелеге”;

  • “Су һәм энергия”;
  • “Эш башлаучы журналистлар Россия сулары турында яза”.

Проектның электрон версиясе, 2017 елның 1нче мартыннан соңга калмыйча, Конкурсны оештыручы адресына җибәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International