Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казансу елгасына ташландык сулар агып чыгуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекция белгечләре белән берлектә су пробалары алды. Административ тикшерү кузгатылды, аның барышында ташландык суларның чыганагы һәм агып чыгу сәбәпләре ачыкланачак. Агып чыккан су пробасында химик матдәләр тупланышының рөхсәт ителгәннән артуы ачыкланган очракта, су объектына китерелгән зыян исәпләнәчәк. Бу хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 маддәсе (Су объектын рөхсәтсез биләп алу яки аннан билгеләнгән таләпләрне бозып файдалану), 8.13 маддәсе (Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу), 8.6 маддәсе (Җирләрне бозу) буенча җаваплылык каралган.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте