ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 январенда 13.00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен баткан суднолардан һәм ташландык йөзү чараларыннан чистарту буенча тармак-ара эш төркеменең эшлекле утырышы үткәрелә.
Ярославль шәһәренең белешмә-агарту ресурслары үзәге “Экологик тәрбия һәм агарту” бөтенроссия конкурсы үткәрә. Конкурска укытучыларның, тәрбиячеләрнең, педагоглар¬ның мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүгә ярдәм итүче проектлары, авторлык эшләнмәләре, түгәрәк программалары кабул ителә.
Конкурс түбәндәге темаларны күздә тота:
1. Экологик белемлелек формалаштыру;
2. Киләчәк буынга хат;
3. Әйләнә-тирә дөньябыз;
4. Табигать белән ярашып;
5. Балалар карашында табигать;
6. Туган як табигате;
7. Табигать мирасы;
8. Тормыш экологиясе;
9. Хайваннар дөньясы.
2015 елның 19-22 январенда Әбү-Дабида корылыклы төбәкләрдә су кытлыгының дөньякүләм проблемалары буенча халыкара саммит (International Water Summit ) үткәрелә. Чараның максаты – су һәм энергия чыганаклары белән идарә итүнең, су һәм энергетика чыганакларын интеграцияләүнең һәм киләчәк буыннар өчен табигый су хәзинәләрен саклауның яңа чишелешләрен ачыклау. Саммит кысаларында су технологияләре индустриясе казанышлары һәм инновацияләре күргәзмәсе эшләячәк, анда 15 илдән 150дән артык экспонент катнашачак.
Санкт-Петербургта мәктәпләрнең, колледжларның, лицейларның 5-11 классларында укучы балалар өчен төбәк-ара экологик рәсемнәр конкурсы башланды.
Конкурсның максаты – әйләнә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбия-ләү, яшь буынның экологик культурасын һәм җаваплылыгын күтәрү.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Экологик плакат
2. Өйрәнү-тикшеренү эшләре
3. Экология темасына рефератлар
4. Һенд-мэйд (калдыклардан эшләнмәләр)
Конкурска эшләр 2015 елның 15 февраленә кадәр nacc@yandex.ru почтасына алына.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның январь-май айларында Укучылар казанышларының бөтенроссия интернет күргәзмәсе үткәрелә. Максаты – башлангыч, урта, урта махсус, югары һөнәри һәм өстәмә белем оешмаларында укучыларның иҗади һәм тикшеренү эшләрен дөньяга чыгару өчен бердәм ачык мәгълүмәт киңлеген оештыру. Күргәзмә шундый проектларны үз эчендә ала:
– табигать саклау проектлары;
– экологик проектлар;
– социаль проектлар;
– хәйрия проектлары
– мәдәни-тарихи проектлар;
– мәгърифәтчелек проектлары;
– иҗтимагый әһәмиятле проектлар.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
“Звезда.ru” интеллектуаль үсеш үзәге “Экологик бумеранг” халыкара конкурсын үткәрә. Конкурста олылар һәм балалар катнаша ала. Аңа планетадагы экологик хәл, тормышның төрле өлкәләрендәге экологик мөнәсәбәтләр турындагы презентацияләр, фото- һәм видеоматериаллар, хикәяләр, шигырьләр, нәсерләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә.
1. Тайга сагы.
2. Тере диңгез.
3. Россиянең урман вахтасы.
4. Экологик белем мәктәбе.
5. Экологик мониторинг.
6. Планетага куркыныч яный.
7. Серле биологик кыр.
8. “Кеше-үсемлек” бәйләнешен тикшерүләр.
9. Бионика.
10. Урманга форсат бир.
11. Дару үләннәре.
12. Хайваннарны саклау.
13. Гөмбәләр экологиясе.
14. Күгәрекләр экологиясе.
15. Кошлар экологиясе.
16. Имезүчеләр экологиясе.
17. Экология: вируслар һәм бактерияләр.
Краснодарда 2015 елның 24-25 мартында “Көнкүреш, индустрия һәм авыл хуҗалыгы калдыкларын рекультивацияләү проблемалары” дигән IV халыкара фәнни экологик конференция үткәрелә.
Конференциянең максаты – көнкүреш, индустрия һәм авыл хуҗалыгы калдыкларын куллану һәм рекультивацияләүнең, аларның экосистемаларга тискәре йогынтысын киметүнең практик бурычларын тикшерүче коллективларның фәнни һәм методик контактларын киңәйтү.
Түбәндәге секцияләрнең эшләве күздә тотыла:
1. Калдыкларның типлары һәм үзлекләре.
2. Индустриаль калдыклар, шул исәптән фосфор һәм калий җитештерү калдыклары, аларны куллану перспективалары.
3. Юынты су утырымнары һәм аларны җир мелиорацияләү өчен куллану мөмкин-лекләре.
4. Авыл хуҗалыгы калдыклары һәм аларны катлаулы компостлар ясауда куллану.
5. АПКның азык-төлек җитештерү калдыклары.
6. ГМО: илнең авыл хуҗалыгы өчен хәтәрләр һәм мөмкинлекләр.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары 2015 елның 14 январенда Авиатөзүчеләр райо-нындагы карьердан законсыз файдалану турында министрлыкның “кайнар линия”се аша гражданнардан кергән белешмә буенча рейд үткәрделәр.
Министрлык хезмәткәрләре 22.00 – 24.00 сәгатьләр арасында гомуми таралган файдалы казылма булган ком төялгән 9 йөк машинасының номерларын һәм маркаларын теркәделәр. Машиналарны оператив озата барып, комны бушату урынын да ачыкладылар. Бергә эш итү өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылды. Карьерны казу урыныннан чыгу юлында 4 йөк машинасы тикшерү өчен туктатылды, 1сенә ком төялгән, 3се буш иде. Тикшерү нәтиҗәсендә комның юлга аударылган булуы ачыкланды. Карьерны законсыз казу урынында, МВД хезмәткәрләре белән берлектә, кардан чистартылган яңа юл табылды, шуның буйлап качып киткән экскаватор һәм төягеч соңрак якындагы бистәдән чыгу юлында полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылды. Хәзер шул хокук бозуга бәйле затларны ачыклау эшләре бара.
Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оперативрак ачыклау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы берничә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар ташлау урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрделәр. Рейд барышында Казан шәһәренең Җиңү проспекты һәм Минск урамы чатында 20 мең квадрат метр мәйданлы кар өеме ачыкланды. Факт буенча административ беркетмә төзелде. Инспекторлар барлыгы 8 рөхсәтсез кар ташлау урынын ачыкладылар.
Бүгенге көндә Казанда 6 кар эретү камерасы эшли. Барлык районнарда тагын тулай мәйданы 26 гектар булган 12 вакытлыча кар ташлау урыны булдырылган.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казан шәһәренең төзекләнеш кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау чараларын дәвам итәләр, төнге рейдлар да оештырыла.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә.
Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Автодорстрой” ҖЧҖнең Клара Цеткин урамындагы автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан автоцистерналарга җыя.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъект-лары үз АЗСларын расланган программа срокларында җиһазлыйлар. Мәсәлән, Казанда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 61 станция җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу комплексы объектларыннан техноген йөкләнешне һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International