КФУда «Татарстан Президентын сайлау – 2015 елның төп политик вакыйгасы» дигән темага студентлар белән очрашу

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Владимир Ильич Ленин исемендәге Казан федераль университетында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстанның соңгы 5 елдагы үсеш нәтиҗәләре, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшырту чараларын планлаштыру, болыт технологияләрен һәм геоинформацион системаларны үстерү, уникаль социаль программаларны һәм күләмле проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Рөстәм Камаловның әйтүенчә, соңгы 5 елда Татарстан үз үсешендә сыйфат сикереше ясаган һәм Россия өчен модель регионга әверелгән. Бүгенге Татарстан Россия Федерациясенең үзаллы, үзенчәлекле һәм конкуренциягә сәләтле субъекты булып тора. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, “ТАИФ-НК” заманча нефть эшкәртү куәтләре комплексы, аммиак, метанол һәм грануллы карбамид җитештерү буенча интеграцияләнгән “Аммоний” комплексы кебек эре инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Информацион технологияләр тармагы актив үсештә, Иннополисның беренче корпуслары сафка бастырылды. Татарстан Президенты җитәкчелегендәге һөнәри команда башкарган эшләр нәтиҗәсендә республика төп экономик күрсәткечләр, күп кенә рейтинглар буенча алдынгы позицияләрдә тора. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында болыт технологияләре һәм геоинформацион системалар иңдерелә, бу исә күзәтчелек эшен, әйләнә-тирәлеккә мониторингны камилләштерү, халык өчен ачыклык, экологик торышны урында он-лайн визуализацияләү, шуның аркылы экологик хәлне яхшыртуны тоткарлаучы факторларны ачыклау һәм комплекслы бәяләү буенча зур мөмкинлекләр ача.

Казан федераль университетындагы очрашу азагында Рөстәм Камалов күренекле эколог-галим, профессор Виктор Алексеевич Попов премиясенә конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Ул премия Татарстанның экологик куркынычсызлыгы проблемаларын чишү өчен зур фәнни-гамәли әһәмияткә ия булган фәнни эшләр, ачышлар, уйлап табулар яисә тулай фәнни эшчәнлек өчен, экология өлкәсендә фәнни хезмәтләр язучы галимнәрне кызыксындыру максатыннан бирелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International