Татарстан укучылары «Бергә эшлик» бөтенроссия экология дәресендә катнашты

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Бергә эшлик” бөтенроссия экологик дәресе – экологик агарту чарасы уздырылды. Аның максаты – экологик белемнәрне киң тарату һәм аларның кимәлен күтәрү, укучы балаларда туган як табигатенә сак караш формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын үстерүгә булышу. Акцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Дәресләрдә лекцияләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан бүлекләре, Казан Район-ара табигать саклау прокуратурасы, Идел-Кама дәүләти табигать-биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары, ВУЗ укытучылары укыды.

Казанның Вахитов районындагы 5нче лицей укучылары өчен дәресне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин һәм Татарстан яшьләренең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активисты Ринат Садыйков үткәрде. Дамир Вәлиуллин Министрлыкның экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эшләре турында сөйләде һәм Министрлык исеменнән тематик әдәбият, утырган бәтәрәйләр җыю өчен контейнер бүләк итте.

“Бергә эшлик” акциясе 15 октябрьгә кадәр илнең күпчелек төбәкләрендә дәвам итәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International