2015 елның 8 сентябрендә, Сергей Миронович Киров исемендәге Казан милли тикшеренү-технология университетында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстанның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм стратегик үсеш юнәлешләре, “Стратегия 2030” программасы буенча ирешелгән казанышлары һәм планнары, җәмгыятьтә стабильлекне һәм гражданнар татулыгын ныгыту мәсьәләләре, тикшерелде.
Рәмил Низамовның әйтүенчә, “Стратегия 2030”ның төп максатлары булып Татарстан халкының югары яшәү сыйфаты, кеше капиталын үстерү, республика экономикасын тизлек белән үстерү, аны инновацион юлга күчерү, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү, инвесторларны активрак җәлеп итү, территорияләрне һәм яңа технологияләрне арытаба үстерү тора.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлегенә йомгак ясап, Рәмил Низамов түбәндәгеләрне белдерде. – 2015 елда эшләр Россия Федерациясенең экологик үсеш өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләренә ярашлы рәвештә һәм Татарстанның экологик иминлеген саклауга, тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлтеп алып барыла. Әйләнә-тирәлеккә мониторинглар үткәрелә. Территорияләрнең экологик торышын бәяләү өчен социологик, инструменталь, исәп-хисап һәм статистик мониторинг системалары кулланыла. Шулай ук күзәтчелек эшләре алып барыла. 2015 елда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә күзәтчелек көчәйтелгән, торыш контрольдә тотыла. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә күзәтчелекнең барлык оештыру һәм закончалык механизмнары җайга салынган. Аннан тыш, 2015 елда социаль-экологик юнәлешле байтак кына күләмле акцияләр, максатчан белем бирү программалары, квартал саен республиканың барлык мәктәпләрендә “чисталык дәресләре” үткәрелгән.
Чыгышының азагында экология министры урынбасары: республиканың нинди үсеш юлын сайлавы һәркемнең актив гражданлык позициясенә һәм Татарстан Президентының якын киләчәктә нинди ышаныч кредиты белән эшләячәгенә бәйле, дип белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте