Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Төсле тамчылар” дигән бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсын игълан итте. Ул илнең яшь гражданнары арасында суга һәм су байлыкларына сак караш тарату, иҗади куәтләрне үстерү аша яшь буында суга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, сулыкларны бәрәкәтле файдалануның әһәмиятен күтәрү, балаларны экологик эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурсның оештыручысы – “Су хуҗалыгы комплексын үстерү информацион-аналитик үзәге” федераль дәүләти бюджет оешмасы. Конкурста 3-17 яшьтә булган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм башка мәгариф оешмалары укучылары катнаша ала. Иҗади эшне конкурска анда катнашучының вәкилләре (ата-анасы һәм башка туганнары) бирә ала, гаризада вәкилнең контактлары һәм автор турында төгәл белешмәләр булырга тиеш. Һәр катнашучы конкурска иҗади эшләрен чикләнмәгән санда бирергә хаклы. Эшләр “Россия суы” федераль информация порталы http://voda.org.ru аша 2015 елның 1 октябренә кадәр (аны да кертеп) кабул ителә.
Тулырак белешмәләр конкурсның http://voda.org.ru рәсми битендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте