2015 елның 8 сентябрендә Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Себер трактындагы “Эко-ном” автоягулык станциясенә куелган мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы белән танышты. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен җыюдан тора.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә. Казанда, мәсәлән, бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 95 автоягулык станциясе җиһазланган.
Министрлыкның матбугат хезмәте