Әлмәттә студентлар белән «Нәтиҗәле лидер – көчле Татарстан» дигән темага очрашу булып узды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәт дәүләт нефть институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында “2015 елның төп политик вакыйгасы – Татарстан Президентын сайлау”, “Татарстанның соңгы 5 елдагы үсеш нәтиҗәләре”, “Президент командасы”, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе”, “Сайлаулар аркылы Татарстанның уникальлеген һәм лидерлык позицияләрен саклыйк” дигән темаларга фикер алышынды.

Рәмил Низамовның әйтүенчә, Татарстан лидерының иҗтимагый һәм политик абруе аның соңгы биш елда үз постында зур һәм нәтиҗәле эшләр башкаруыннан килә. Бу дәвердә Татарстан үз үсешендә сыйфат сикереше ясады, Россия өчен модель төбәккә әверелде. Бүгенге көндә ул Россия Федерациясенең тулы куәтле, үзенчәлекле һәм конкуренциягә сәләтле субъекты булып тора. Республика талантларга булыша, яшь буын үз урынын тапсын өчен киң мөмкинлекләр булдыра. 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Ул актив фикер алышулар өчен ачык проект, һәм эшләрнең темпы күп кенә җәмәгать урыннарын, паркларны һәм скверларны без быел ук яңартылган итеп күрербез дигән тирән ышаныч уята.

Йомгак ясап, Рәмил Низамов: 2016 елда, федераль табигать саклау органнары, индустрия предприятиеләре һәм муниципаль берәмлекләр белән бергә, барлык булган ресурсларны күп кенә экологик проблемаларны чишү өчен эшкә кушарга һәм берләштерергә кирәк булачак. Куелган максатларга ирешү өчен тырышканда боларның республика халкы сау һәм имин яшәсен өчен эшләнүен истә тотарга кирәк, – дип белдерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International