Экология министрлыгы белгечләре Казанның автоягулык станциясендә мотор ягулыгын рециркуляцияләү системасы белән танышты

2015 елның 11 сентябре, җомга

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның ТЭЦ ур. 211Б адресында урнашкан “Эко-ном” станциясенә куелган шундый бер система белән танышты.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларда каралган срокларга ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә.

Казанда бүгенге көндә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 96 автоягулык станциясе җиһазланган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International