ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә Вернадский исемендәге экологик фонд, “Гринлайт” халыкара экологик җәмәгать оешмасы һәм “Гринлайф” төбәк-ара экологик җәмәгать оешмасы “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” дигән халыкара проектны тормышка ашыра. Проект¬ның максаты – Россия Федерациясе халкының экологик культурасын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә практик кулланышлы проект һәм идеяләрне ачыклау.
Проект түбәндәге номинацияләрне күздә тота:
– Экологик белем бирү;
– Экологик тәрбия һәм агарту;
– Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру;
– Индустриядә һәм энергетикада экологик культура;
– Хәбәр чаралары һәм экологик культура;
– Сәламәтлек экологиясе;
– Социаль башлангычларның экологик культурасы.
Халыкара проектта оешмалар, авторлык коллективлары, дәүләт хакимияте органнары катнаша ала.
Пенза шәһәрендә “Хәзерге заманның экологик проблемалары – 2015” дигән XI халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Конференциянең төп юнәлешләре:
– Әйләнә-тирәлек һәм сәламәтлек;
– Эндоэкологик тикшеренүләрне үстерү концепциясе;
– Кеше организмының ихтимал бер торышы буларак сәламәтлек;
– Кеше сәламәтлеге өчен хәтәр факторларын бәяләү;
– Техносфера экологиясе һәм яшәү куркынычсызлыгы;
– Хәзерге җитештерү шартларында кешенең яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итү;
– Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән хәзерге медик-биологик, экологик һәм башка фәнни-гамәли тикшеренү юнәлешләрендә мәгълүмәт технологияләре;
– Кеше экологиясе өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм аларның осталыгын күтәрү проблемалары.
2015 елның 15 январеннан 5 июненә кадәр Омскида “Эко-2015” халыкара экологик конкурс-күргәзмәсе үткәрелә. Эшләр – листовкалар, видеороликлар, иҗади эшләнмәләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
– Экологик әлифба;
– Экотуризм;
– Экологик культура;
– Экология һәм саулык;
– Экологик SOS;
– Экологик караш;
– Тере планета.
Эшләр 2015 елның 1 маена кадәр oksana_goncharova@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең экология-биология балалар үзәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” өстәмә белем бирү дәүләти автоном оешмасы белән берлектә, “Савытның икенче гомере” республика конкурсын игълан итте. Анда Татарстанның белем бирү оешмалары катнаша ала. Проект гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен киң таратуга юнәлтелә. Чара “Кием моделе”, “Уенчык”, “Композиция” номинацияләре буенча үткәрелә. Катнашучылардан икенчел материалларны файдаланып ясалган эшләнмәләр, фотографияләр, плакатлар, язмалар, костюмнар көтелә. Конкурска материаллар 2015 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
“Табигать саклау берлеге” төбәк-ара җәмәгать оешмасы балаларның “Урман уттан курка” социаль рәсем конкурсын игълан итте.
Конкурсның максатлары:
– урманның катлаулы экосистема булуын төшендерү;
– мәктәп балаларының иҗади сәләтләрен үстерү;
– шәхси җаваплылык тойгысы иңдерү;
– урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар юнәлтү.
Конкурста катнашучыларның иң яхшы эшләре Россиянең иң эре шәһәрләрендә социаль реклама итеп урнаштырылачак.
Конкурста гомуми һәм урта (тулы) белем бирү оешмаларында укучылар, Россия Федерациясе гражданнары һәм чит ил гражданнары катнаша ала. Эшләр les.boitsyaognya@yandex.ru электрон адресына 2015 елның 12 февраленә кадәр кабул ителә.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Самарда “XXI гасырның экологик марафоны” дигән халыкара дистанцион конкурс башланды. Максаты – җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирәлекнең экологик проблема-ларына җәлеп итү, яшь буында табигатькә позитив һәм сак караш формалаштыру. Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә.
– “XXI гасырның экологик мәктәп укучылары марафоны” халыкара дистанцион мәктәпләр конкурсы;
– “XXI гасырның экологик мәктәп укучылары марафоны” халыкара дистанцион студентлар конкурсы;
– “XXI гасырның экологик мәктәп укучылары марафоны” халыкара дистанцион укытучылар конкурсы.
Мәкаләләр konkyrs-marafon@mail.ru электрон почтасына 2015 елның 25 январена кадәр кабул ителә.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Башнефть” ААҖнең Казанның Кадыш бистәсендә урнашкан автоягулык станциясендә нефть продуктларын коюның йомык системасы белән танышты. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан җыеп, арытаба нефть базаларына илтеп рекуперацияләү өчен автоцистернага җыюны үз эченә ала. Казанда мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән 60 автоягулык станциясе җиһазланган.
Әйләнә-тирәлекне нефть продуктларының зарарлы йогынтысыннан саклау хәзерге вакытта төп бурычларның берсе булып тора. Республика предприятиеләренең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Акаде-миясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Фәннәр Академи¬ясенең Татарстанда көнүзәк экологик куркынычсызлык проблемаларын чишү өчен зур әһәмиятле иң яхшы фәнни эш буенча профессор Виктор Попов исемендәге 2014 ел премиясенә конкурс игълан итәләр.
Конкурсның шартлары:
1. Өчтән артмаган башкаручы авторлар исеменнән элек дәүләт премиясе ала алмаган эш (я монотематик эшләр сериясе) тәкъдим ителә ала.
2. Эш тәкъдим итү хокукы Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Фәннәр Академиясе академикларына, әгъза-корреспондентларына, фәнни оешмаларга, вуз-ларга, Татарстан Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы экология пробле¬ма-лары буенча фәнни советка, министрлыкларның һәм тармакларның фәнни-техник советларына бирелә.
Самар шәһәрендә “Суны бергә саклыйк!” дигән бөтенроссия экологик плакат конкурсы башланды. Ул 3-18 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Анда катнашу өчен суның әһәмияте турында плакат әзерләп, аны 2015 елның февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Конкурс¬ның максаты – балаларда кыйммәтле табигать бүләге булган суга сак караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International