2015 елның 7 сентябрендә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Бергә эшлик” бөтенроссия экология дәресе – экологик агарту акциясе үткәрелә. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Бу көндә лекцияләр белән федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының – Экология министрлыгының, Урман хуҗалыгы министрлыгының, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенең, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсенең табигать саклау тармаклары хезмәткәрләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары чыгыш ясаячак.
Акция яшь буынга экологик белемнәр бирүгә, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелә.
Тулырак белешмәләрне экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегеннән алырга мөмкин. Тел. (843)2676811, e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru. Mariya.Lobashova@tatar.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте