Арча районы балалары табигатьнең матур почмаклары турында белде

2025 елның 23 мае, җомга

Түбән Мәтәскә мәктәбендә төрле яшьтәге балалар өчен «Табигатьнең гүзәл почмаклары» дигән чара узды. Мәктәп укучылары Төньяк идарә инспекторлары белән очраштылар, балаларга махсус саклана торган табигый территорияләр, урманнарның экосистемадагы роле, шулай ук Татарстан Республикасында саклана торган үсемлекләрнең кыйммәтле үзлекләре турында сөйләделәр. Экологларга мәктәп укучылары урмандагы хайваннар тормышы турында театраль куелыш күрсәттеләр. 

Министрлык инспекторлары бәләкәй табигать сөючеләр белән дә очрашты. Түбән Мәтәскә балалар бакчасында экологлар табигатькә сакчыл караш һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар һәм үз күзәтүләре белән уртаклаштылар, йөрү вакытында очраган матур үсемлекләр турында искә төшерделәр. Очрашу ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балалар пластилиннан тереклек дөньясының нәзбереклеген һәм матурлыгын символлаштыручы ямьле умырзаялар ясадылар. 

Мондый очрашулар һәм чараларны үткәрү — яшьтән үк экологик культура тәрбияләүдә мөһим адым. Экологлар, үсеп килүче буын белән очрашып, «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ярдәм итеп, табигый байлыкны бәяләргә, сакларга һәм кайгыртырга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International