ТР Экология министрлыгында узган утырышта аучылык ресурсларын аулау лимитлары турында фикер алыштылар

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгында дәүләт экология экспертизасының экспертлар комиссиясе утырышы узды, анда 2025 елның 1 августыннан 2026 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимиты турында фикер алыштылар. 

Утырышта ТР Экология министрлыгы, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты. Киңәшмәгә шулай ук видеоконференция режимында Татарстан Республикасы районнары башкарма комитетлары хезмәткәрләре дә кушылды.

Экспертлар тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар, хайваннарның санын исәпкә алу методикасына, миграция сукмакларын билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Проект материалларын карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат, дәүләт экология экспертизасы тәмамланганнан соң, Министрлык сайтында урнаштырылачак (https://eco.tatarstan.ru/rezultati-gosudarstvennoy-ekologicheskoy.htm).

Исегезгә төшерәбез, аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары (поши, себер кыр кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсен, бурсык) ел саен раслана, бу исә аучылык ресурсларыннан популяцияләр үрчетүгә зыян китермичә файдаланырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International