Халык мөрәҗәгате буенча Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай районының Чалпы авыл җирлеге территориясенә чыктылар. Тикшерү барышында әлеге участокта файдалы казылмалар - ком-гранит катнашмасын законсыз чыгару өчен карьер эшкәртү эшләре алып барылуы ачыкланды. Карьерның мәйданы – 1 126 кв. м, тирәнлеге – 2,15 м. Территорияне тикшерү вакытында махсус техника юк иде.
Азнакай районы башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозмаска һәм законсыз рәвештә чыгаруны туктатырга кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.