Экология министрлыгының Төньяк идарәсе җитәкчесе Арча районында тыл хезмәтчәне белән очрашты

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

80 яшьлек юбилей елында безнең инспекторлар ветераннарны, сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлауларын дәвам итәләр. 
Төньяк идарә җитәкчесе Ленар Касыймов тыл хезмәтчәне Мәрзия Гәрәй кызы Муллагалиева белән очрашып, аңа Бөек Җиңү юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Мәрзия Гәрәй кызы үзенең Җиңү тарихын сөйләде. Сугыш елларында аның өч абыйсы фронтка китә, ә өйдә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге әтисе генә кала. Гаилә сугыш елларындагы ачлыкны кичерә һәм күп кенә кыенлыклар белән очраша, ләкин аларны җиңеп чыга һәм кайткан туганнары белән бергә Бөек Җиңүне каршылый ала. 

Тыл хезмәтчәне Экология министрлыгына игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм яшь буынга ветераннарыбызның җирдә тынычлык өчен сугыш кырларында күрсәткән батырлыкларын югары бәяләүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International