«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәмендә уза торган «BRICS Solutions Awards» халыкара иң яхшы практикалар конкурсына гариза бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Быел конкурс тотрыклы үсеш һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен инновацион хәл итүгә багышланган.
БРИКС илләренең коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалары, дәүләт учреждениеләре, хакимият органнары һәм физик затлары катнаша ала.
Сайлап алу өчен алты номинация бар:
- Биоикътисад
- Энергетика күчеше
- Тотрыклы үсеш өчен цифрлы трансформация
- Йомык цикллы икътисад
- Азык-төлек иминлеге һәм тотрыклы җитештерү
- Тотрыклы үсеш өчен инновацион финанс инструментлары.
Гаризалар инглиз телендә 2025 елның 23 маена кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә: https://bbebrazil.org/brics-solutions-awards
Финалистларны бүләкләү 2025 елның июлендә Рио-де-Жанейро шәһәрендә БРИКС эшлекле форумы кысаларында узачак.
Белешмә: «BRICS Solutions Awards» конкурсы 2020 елдан бирле үткәрелә. Узган елда оештыручы булып Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Андрей Мельниченконың Хәйрия фонды ярдәмендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы чыкты. Ул вакытта конкурска рекордлы санда гаризалар бирелгән – 1,3 меңнән артык.