Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә экология министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
Озакка сузылган яңгырлар аркасында агымнарның артуын истә тотып, Росводресурсы 24 майдан 29 майга кадәр Куйбышев сусаклагычының эш режимын уртача 12000 куб. м/с чыгымы белән билгеләргә тәкъдим иттеләр.
29 майдан соң чыгымнарны киметү планлаштырыла.
Түбән Идел сусаклагычларының алга таба эш режимы гидрологик хәлне исәпкә алып билгеләнәчәк.
Якындагы атнада сусаклагычның дәрәҗәсе акрынлап күтәреләчәк. Июнь уртасына Куйбышев сусаклагычын 53 м БС кадәр тутыру планлаштырыла. 23 майга Куйбышев сусаклагычы гидроузелының аскы бьефында 52,38 м БС, Югары Ослан гидропосты буенча 52,51 м БС тәшкил итә.
Сусаклагычлар гидроузелларының эш режимы Росводресурсы сайтында бастырылган. Киләсе киңәшмә 27 майга планлаштырылган.