Алабуга районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр.
Чаллы шәһәренең 8нче мәктәбендә табигатькә сакчыл караш, атап әйткәндә, чүп-чарны сортларга аеру турында экология дәресе үткәрелде. «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән чараны Кама буе идарәсе инспекторлары үткәрде.
Элегрәк Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозуның ике очрагын теркәделәр. Комсомол районының металлургия урамында һәм ЗЯБ бистәсе территориясендә экологлар санкцияләнмәгән чүплекләр таптылар.
Бүген Дагыстан Республикасында III Халыкара Каспий цифрлы форумы старт алды. Чара 30-31 октябрьдә Каспийск шәһәрендә уза. Анда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Каспий буе дәүләтләреннән 1200дән артык кеше теркәлгән.
Элегрәк Баулы районы территориясен тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан иде. Салих авыл җирлегендә экологлар җитештерү һәм куллану калдыкларын, шулай ук төзелеш һәм үсемлек калдыкларын законсыз ташлауны теркәделәр. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 3096 кв.м тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков Министрлык хезмәткәрләре белән очрашты, алар эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» республика телевизион иҗат фестивалендә катнашалар.
Түбән Каманың «Солнышко» 3 нче балалар бакчасында Кама аръягы идарәсе инспекторларыннан экология дәресе узды.
2025 елның беренче өч кварталында ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре нефть һәм нефть продуктларының агып төшүен бетерү буенча 63 өйрәнүдә катнашты.
Арча районын мониторинглау барышында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр. Иске Кырлай авыл җирлегендә экологлар гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны ачыкладылар, ул рөхсәт документациясеннән башка алып барылган. Исегезгә төшерәбез, «Җир асты байлыклары турында» РФ Законының 11 ст. нигезендә, җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану тыела.
Казанның Яңа Савин районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә экологик отрядларның «Яшел уеннар» республика конкурсының туры узды.