Тукай районында рөхсәтсез ике чүплек бетерелде

2025 елның 19 декабре, җомга

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша калдыкларны рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгатьләр килде. Кама буе идарәсе инспекторлары татарстанлыларның шикаятьләре буенча оператив рәвештә урынга чыктылар. Тукай районы территориясен тикшерү барышында хокук бозулар расланды.

Экологлар Шилнәбаш авыл җирлегендә беренче санкцияләнмәгән калдыклар туплауны ачыкладылар. Чүплекнең гомуми мәйданы 42 кв.м тәшкил итә.

Тукай районының Шилнәбаш авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

Инспекторлар калдыкларны законсыз туплауның икенче очрагын Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә теркәделәр. Чүплекнең гомуми мәйданы 48 куб.м тәшкил итә иде.

Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитетына да кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International