ТР Экология министрлыгына Чистай районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Чистай Выселкасы авылында санкцияләнмәгән чүплекләргә зарланды.
Идел-Кама идарәсе инспекторлары тиз арада урынга барып, табигатьне саклау законнарын бозуны расладылар. Садовая һәм Гагарин урамнарында төзелеш калдыкларын законсыз урнаштыру факты ачыкланды. Хокук бозуларның гомуми мәйданы – 665 кв.м, ә күләме – 194 куб.м.
Чистай Выселкасы авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы турында кисәтү һәм хокук бозуларны бетерү турында таләп җибәрелде.