25 декабрьдә Казанда Татарстан эколидерларын игълан итәчәкләр

2025 елның 20 декабре, шимбә

25 декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2004 елдан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Конкурс оешмаларны һәм халыкны әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик иминлекне тәэмин итүгә кызыксындыруга юнәлдерелгән.

Быел эколидерлардан 20 номинация буенча 233 гариза килгән. Иң күп гаризалар «Экологик белем» һәм «Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» конкурс төркемнәрендә килгән.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика конкурсы 1 сентябрьдә старт алды. Анда предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган Татарстан халкы һәм журналистлар катнашты.

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар су ресурсларын саклау, атмосфера һавасын саклау, калдыклар белән нәтиҗәле эш итү, экологик иминлек өлкәсендәге иң яхшы проект кебек номинацияләрдә катнаштылар.

Җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен, шулай ук Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен бүләк алачак.

Экологик белем бирү өлкәсендә өч номинация бар – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында һәм югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында.

Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар өчен балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен ЭКОлидер булырга мөмкин.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен дә ике номинация каралган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы телесюжет, радиосюжет, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары, вакытлы матбугат басмаларында басылган мәкаләләр билгеләнәчәк. Бүләк иң яхшы экоблогерны да көтә.  

Җиңүчеләр дипломнар һәм бүләк сертификатлары алачак. 

Белешмә: конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң мөһим проектларны табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. Узган ел эколидерлардан 291 гариза килгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International